news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 84 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Шулардан 59 авыру кеше хастаханәгә урнаштырылды, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә Covid-19 авыруының 151 728 очрагы расланган. 147 306 кеше терелгән, шул исәптән 160 кеше соңгы тәүлектә савыккан.

Инде ике атнадан артык төбәктә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны пандемия башланганнан бирле 1995 очрак дәрәҗәсендә саклана.

Россиядә тәүлек эчендә ковид белән авыруның 3326 яңа очрагы расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot