news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә тагын 45 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Аларның 22се хастаханәгә озатылган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 25, Чаллыда 5 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе барлыгы 13 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 066 очрагы ачыкланган, 15 796 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot