news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 19 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана.

Казанда – 17, Чаллыда – җиде, Әлки һәм Минзәлә районнарында - икешәр, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot