Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә Сovid-19 инфекциясенең 161 очрагы ачыкланган
Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, чирләп терелгән.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 161 очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә, калганнары авырулар белән аралашудан йоктырган.
«68 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 93 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Авыручыларның яртысыннан артыгы Казанга (83) туры килә. Чаллыда 25 кеше авырып киткән. Районнар арасында антирейтингны Яшел Үзән алган — анда 8 кеше чир йоктырган.
Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, терелгән.
Барлыгы 2,2 миллионнан артык татарстанлыга вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 7 002), шуларның 1,8 миллионы икенче прививка алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз