Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның йөз яңа очрагы ачыкланган
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирусның 41 864 очрагы расланган.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 100 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кертелгән, калганнары – контактлы очрак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Утыз бер кеше хастаханәгә салынды, 69 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 68 кеше чир йоктырган. Чаллыда — сигез, Түбән Кама районында алты очрак теркәлгән. Барлыгы 15 муниципалитетта чир йоктыру очраклары ачыкланган.
Шулай итеп, 2021 елның 22 декабренә булган мәгълүматлар нигезендә, республикада пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 41 864 очрагы расланган. Татарстанның 35 130 кешесе, шул исәптән 214 кеше узган тәүлектә, савыккан.
Татарстанда барлыгы 2 267 140 кеше вакцина алган, бер көн эчендә прививка ясатучыларның саны 3 223 кеше тәшкил иткән. Ике дозаны да 1 859 124 кеше ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз