news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 80 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада коронавирус инфекциясенең 42 537 очрагы теркәлгән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 80 очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары — аралашу юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«27 кеше хастаханәгә салынды, 53 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Теркәлгән очракларның яртысы Казанга туры килгән, 18 авыру Чаллыда, 10 кеше Түбән Кама районында ачыкланган. Актаныш, Спас һәм Тукай районнарында икешәр, Буа, Алабуга, Зәй, Нурлат, Сарман һәм Тәтеш районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 42 537 очрагы теркәлгән, 36 175 кеше авырып терелгән. Тәүлек эчендә республиканың 100 кешесе савыккан.

Беренче вакцинацияне 2 287 616 татарстанлы узган, 1 860 112 кеше препаратның ике компонентын да алган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot