Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән
Инфекцияләнгән кешеләр республиканың 13 муниципалитетында ачыкланган.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19ның 51 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында биш очрак читтән кертелгән һәм 46сы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Чирләүчеләрнең күбесе Казанда теркәлгән, анда 22 кеше авыру йоктырган. Чаллыда 12 кеше авырый. Инфекцияләнгән кешеләр республиканың 13 муниципалитетында ачыкланган.
Шулай итеп, 26 июльгә булган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 23 675 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 21 024 кешесе, шул исәптән 13е узган тәүлектә, савыккан.
Барлыгы 773 235 татарстанлы коронавирустан вакцина алды. Республиканың 554 236 кешесе икенче доза белән прививка ясаткан инде.
Бөтен Россия буенча коронавирустан массакүләм вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин ватандашларны Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз