news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән

Узган көн белән чагыштырганда, авыручылар саны 0,9 процентка арткан.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән
татар-информ архивы

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 41 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, Covid-19 ачыкланганнан бирле республикада 4431 кешенең коронавирус белән авыруы теркәлгән.

«100 мең кешегә 118,7 авыру туры килә. Узган көн белән чагыштырганда, авыручылар саны 0,9 процентка арткан. Бүгенгә авыру таралу индексы 0,8 процент тәшкил итә», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирус йоктырган унбишенче кеше үлүе турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot