news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган

16 пациент хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Никита Васильев). Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган. Авыруның өч очрагы читтән килүчеләрдә, ә калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16 пациент хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 16 кеше вирус йоктырган. Чаллыда авыруның 8 очрагы теркәлгән. Барлыгы бер тәүлек эчендә Covid-19 белән авыручылар ун муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 666 очрагы теркәлде. 18 685 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 12 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot