Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган
9 кешене хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авырган 30 кешенең тугызын хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:
18 яшькә кадәр авыручылар юк. 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 12 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 4 кеше; 70-80 яшь — 4 кеше.
Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган.
Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз