news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 249 очрагы ачыкланган

72 кешене хастаханәгә салганнар, 177 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 249 яңа очрагы теркәлгән. 3се — читтән кертелгән, 246сы кешедән йоккан очраклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, 72 кешене хастаханәгә салганнар, 177 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 33 мең 147 очрагы билгеле. 26 мең 429 кеше тернәкләнгән.

Барлыгы 1 млн 758 мең 303 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 165 мең 897се икенче прививкасын ясаткан.  

news_right_1
news_right_2
news_bot