Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган тәүлектә коронавируска 980 тест-тикшеренү үткәрелгән
Лаборатор тикшеренүләр 9 дәүләт учреждениесендә, ике хосусый клиникада үткәрелә.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган тәүлектә коронавируска 980 тест-тикшеренү үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Барлыгы 26 мең 800 тест ясалган. Ул 14 апрельдән тест нәтиҗәләре Татарстанда раслануын искәртте. Лаборатор тикшеренүләр 9 дәүләт учреждениесендә, ике хосусый клиникада үткәрелә.
«Тест ясатырга теләүчеләр түләп үтә ала. Ә 26 мең тест бушлай ясалган. Шул исәптән, коронавирус белән авырганнарны дәвалаучы медицина персоналы, риск төркеменә кергән кешеләр, коронавирус диагнозы ачыкланган кешеләр белән контактта булганнар», — диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз