Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
14 кеше хастахәнәдә, калганнары өйләрендә дәвалана.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бер очракта читтән кайтучы йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«14 кеше хастаханәдә, 49 кеше өйләрендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип сөйләде Лилия Галимова.
Инфекция йоктыручылардан 23 кеше — 30-50 яшь, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.
Коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 очрагы Казанда, 8 очрагы Чаллыда, 3 очрагы Түбән Кама районында ачыкланган.
Узган тәүлектә 103 пациент терелгән. Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 3142 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз