Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән
Биш кеше - хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аларның берсе читтән кергән, 38 кеше авыру белән элемтәдә булган. Биш кеше - хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.
Иң күп авыручылар (18 кеше) — 30 яшьтән алып 50 яшьтәгеләр.
16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча Covid-19 белән авыруның 7770 очрагы теркәлгән.
Республикада коронавирус пандемиясе таралганнан бирле, 6702 кеше (узган тәүлектә — 50) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз