news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 26 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 15 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Казанда 12 кеше, Актаныш, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22090 тапкыр куелган. Татарстанда 19640 кеше (узган тәүлектә — 7 кеше) коронавирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot