Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус йоктыруның 6923 очрагы теркәлгән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә.
«Узган тәүлектә республикада 23 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 6923 очрагы теркәлгән», — диде спикер.
Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирус белән авыручы һәм авыру йоктыруда шикләнелгән кешеләр белән элемтәдә булган 706 кешене табиблар күзәтә.
Республикада коронавирус белән авырган 5617 кеше терелгән, узган тәүлектә — 35 кеше, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз