Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә салганнар
Узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә яткырганнар, 197 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус очраклары көннән-көн артып, узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән. Өчесе — читтән кертелгән очраклар, 264 кеше авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.
Коронавирусның 153 очрагы Казанда расланган. Чаллыда — 27, Чистайда — 16, Түбән Камада 14, Нурлатта 6 кешедә вирус табылган.
Аксубай, Алексеевск һәм Лаешта — бишәр очрак, Спаста — 4, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лениногорск, Саба, Теләче районнарында өчәр кеше ковид белән авырган. Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында икешәр очрак ачыкланган. Арча, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында коронавирусның берәр очрагы теркәлгән.
16 ноябрьгә Татарстанда коронавирусның 34 мең 455 очрагы билгеле. 27 мең 223 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 835 мең 881 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 287 мең 954 е икенче прививкасын ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз