Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«Барлык пациентлар да өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда җиде кешенең Covid-19 йоктыруы теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар 10 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22 215 тапкыр куелган. Татарстанда 19 880 кеше (узган тәүлектә — 30 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 347 896 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 8 230 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз