Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән
Авыру йоктырган кешеләрнең күпчелеге 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта.
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Яшь аралыкларына бүлеп карасак, авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәр, берсе 30 яшькә кадәр, алтысы 50 яшькә кадәр, дүртесе 60 яшькә кадәр аралыкта. Калганнары 60 яшьтән өлкәнрәк.
«Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган», — дип аңлатты Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз