news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 717 кеше коронавирус йоктырган

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 717 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 119ы - балалар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган — 231 кеше, Чаллыда — 73 һәм Түбән Кама районында — 53 кеше.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада 128 718 коронавирус очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100