Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган
Инфекцияле кешеләр арасыннан 13 кеше хастаханәгә урнаштырылды.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 39ы өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 11 кеше, 22се — 30дан 50 яшькә кадәр, унысы — 50дән 60 яшькә кадәр, җидесе — 60тан 70 яшькә кадәр һәм икесе — 70тән 80 яшькә кадәр.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда яшәүчеләр - 23, Чаллыда — 15, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — өчәр кеше.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 3504 очрагы ачыкланган, дип билгеләп үтте Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз