news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган, 139 кеше терелгән

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган, 139 кеше терелгән
Владимир Васильев

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Барлык пациентлар да чирне республика территориясендә башка авырулар белән аралашканда эләктергән, чит илдән йоктырып кайтучылар юк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

16 кеше 50-60 яшь аралыгында, 15 кеше 30-50 яшь аралыгында.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казан (26) һәм Чаллы (16) шәһәрләрендә теркәлгән. Нурлатта өч кеше коронавирус эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 3402 очрагы ачыкланган, шуларның күбесе (шул исәптән 139 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot