Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган
18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. 4 кеше авыруны читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган.
«18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Ковид йоктыручыларның иң күбе Казанда (32) ачыкланган. Чаллыда биш кеше, Лениногорск районында өч, Бөгелмә районында ике кеше авырган.
Актаныш, Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада 24,6 мең кеше коронавирус белән авырган, 21,7 меңе дәваланып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз