news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кешене табиблар күзәтеп тора.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлде, шул рәвешле республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларның гомуми саны 23 516 кешегә җитте», — дип хәбәр итте ул.

Коронавирус инфекциясе эләктергән яки әлеге авыруны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 2,2 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә Татарстанда 35 кешенең терелүен, барлыгы 20,9 мең кешенең коронавирус инфекциясен кичерүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot