news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада яшәүче 75 кеше коронавирустан терелгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. Республикада барлыгы шундый 18 584 очрак расланган», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның баш санитария табибы сүзләренчә, бер тәүлектә белгечләр ковидка 7,8 мең тест ясаган, ә Татарстанда барлыгы 2 миллионнан артык кеше тест биргән.

Республикада яшәүче 15 245 кеше (узган тәүлектә — 75) коронавирустан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100