Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган
Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 18 меңнән артык авыру ачыкланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда үсеш буенча 18 131 очрак ачыкланган», - дип билгеләп үтте спикер.
Бу вакыт эчендә коронавирустан республиканың 14 783 кешесе дәваланды, шул исәптән 91е — узган тәүлектә, дип өстәде Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз