Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 42 кеше коронавирус йоктырган
17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 42 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше авыруны читтә, ә 38 кеше аралашу юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.
«17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Авыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән, монда 15 кеше авырый. Чаллыда 11 кеше вирус йоктырган. Шулай ук республиканың 12 муниципалитетында да коронавирус йоктыру очраклары булган.
Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 22 680 очрагы теркәлгән. 20 329 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 20 пациент дәваланып беткән.
Татарстанда яшәүче 588 060 кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. 407 548 кеше прививканың икенче дозасын да алган. Вакцина ясатучылар саны бер тәүлектә 5 713 кешегә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз