Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус йоктырган
Республикада авыручылар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә тагын 37 кеше яңа коронавирус йоктырган.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 37 яңа очрагы теркәлгән. шулай итеп, Татарстанда барлыгы 19 493 очрак расланган», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка каршы 7,8 мең тест үткәргән, Татарстанда барлыгы 2,1 миллионнан артык кеше тикшеренгән.
Республикада авыручылар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.
Татарстанда коронавирустан 16510 кеше (узган тәүлектә — 91) терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз