news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 3432 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елның шул чорына карата 111 процент тәшкил итә

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда узган тәүлектә 3432 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 111 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республикада бер сыердан 13,4 килограмм сөт савып алынган, узган елда ул 12,1 килограмм тәшкил итә иде.
Балтач районында сөтнең тулай савымы 149 тонна (107 процент) тәшкил иткән, бер сыердан 18,7 килограмм сөт савып алынган. Әтнә районында - 104,8 тонна (18,2 килограмм), Саба районында – 90 тонна (104 процент, 18,2 килограмм), Кукмара районында 141 тонна (130 процент, 16,5 килограмм) сөт җитештерелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100