news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 31 кеше терелгән

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (18 кеше) теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 31 кеше терелгән

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында һәм 60-70 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (18 кеше) һәм Биектау районында (өч кеше) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5126 очрагы теркәлгән, 3979 кеше (шулардан 31 кеше – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot