news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 31 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы ачыкланган. Барлык очракта да чир аралашу юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 17 кеше өйдә дәвалана», — диде ведомство белгечләре.

Авыручылардан 16 кеше Казанда, алтысы — Чаллыда, бишесе Тукай районында яши. Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Питрәч районнарында чир йоктырган берәр кеше булуы ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 21 998 кешедә коронавирус авыруы булуы теркәлгән. 19 476 кеше терелгән, шуларның 110ы — соңгы тәүлек эчендә.

Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган, 325 756 кеше икенче прививка ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot