news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган өстәмә сайлауда сайлаучыларның 32 процентка якыны катнашкан

Иң күп мандатларга «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар ия булган.

Татарстанда узган өстәмә сайлауда сайлаучыларның 32 процентка якыны катнашкан
Михаил Захаров

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда узган өстәмә сайлауларда сайлаучыларның 32 процентка якыны катнашкан. Казанда сайлау участокларына сайлаучыларның 17 проценттан артыгы, Чаллыда 17 процентка якыны килгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте шундый мәгълүматлар китерә.

«Өстәмә сайлаулар тыныч, оешкан төстә, закон нигезендә узды», - диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Сайлаулар 2 шәһәр округы, 14 шәһәр җирлеге һәм 206 авыл җирлеге территориясендә үтте. 167 меңгә якын сайлаучы 604 кандидат арасыннан 246 депутат сайлады.

Иң күп мандатларга – 195 - «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар ия булган. ЛДПР партиясе – 6, «Гадел Россия» - 7, КПРФ – 1, «Россия коммунистлары» - 3, «Россия ветераннар партиясе» - 4, «Родина» - 1, «Россия гомумхалык берлеге» - 2, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2, «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте 1 мандат алган.

Үзен-үзе күрсәткән депутатлар 24 мандатка ия булган. Сайлауларда 654 күзәтүче эшләгән.

«Сайлау процессында катнашучыларга тавыш бирү урыннарына керүдә тоткарлыклар тудырылмады. Килгән барлык мөрәҗәгатьләргә сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан үз вакытында җавап һәм аңлатмалар бирелде», - диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot