Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган елда балаларга полиомиелиттан прививка ясауга игътибар көчәйтелгән
Барлыгы 2 мең 976 балага прививка ясалган.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дөньяда полиомиелит буенча вазгыять имин булмау сәбәпле, былтыр республикада прививка ясалмаган балаларга вакцинация үткәрелгән.
Барлыгы 2 мең 976 балага прививка ясалган. Бу планның 97 процентын тәшкил итә. Бу хакта коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
«Аерым бер территорияләрдә бу эш начаррак оештырылган. Балык Бистәсендә вакцинация 9 процент, Нурлат районында — 10, Баулыда — 29, Минзәлә районында 38 процент дәрәҗәсендә генә», — диде Марина Патяшина.
Әгерҗе, Питрәч, Спас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Яңа Чишмә районнары иммунизация эшен планлаштырмаган да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз