news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган елда 5,5 мең пенсионер онлайн-мошенниклар корбаны булган

Татарстанда узган елда 5,5 мең пенсионер мошенниклар корбаны булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасында банк секторында цифрлы финанс мошенниклыгына каршы тору турындагы брифингта ТР Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Михаил Желаев сөйләде.

«Республика прокуратурасы көн саен криминаль мәгълүматларны анализлый. Мошенниклык очраклары турындагы белешмәләр таң калдыра. Кешеләр көн саен үзләренең күп еллар буе җыйган акчаларын, кредит акчаларын бирә. Көн саен 50 кеше онлайн-мошенниклар корбаны була. Бер тәүлектә кешеләр югалткан акчаларның гомуми суммасы 20 миллион сумга җитә. 2024 елда дистанцион җинаятьләр саны 32 мең очрак тәшкил итте», - дип хәбәр итте спикер.

Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстанда 5,5 мең пенсионер һәм 99 инвалид мошенниклар корбаны булган. Ул шулай ук һәр дүртенче зыян күрүче 30 яшькә кадәрге кеше, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100