news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган елда 28 кеше каршы як полосага чыгу сәбәпле һәлак булган

Татарстанда узган елда 28 кеше каршы як полосага чыгу сәбәпле һәлак булган
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2025 елда Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә 28 кеше һәлак булган, 92 кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

17-31 гыйнварда республикада «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәреләчәк. Инспекторлар юлларның иң куркыныч участокларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

Ведомствода искәртүләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Кагыйдәне кабат бозган очракта, автомобиль йөртүчене бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot