news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган ел туфракны тикшерүләрнең 382 очрагында уңдырышлылык кимүе ачыкланган

Нәтиҗәдә, кырларда туфракның сыйфатлы составының бозылуы турындагы материаллар буенча административ карарлар төзелгән.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе узган елның 12 аенда республикада кырлардагы туфракны тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үткән 12 айда контроль-күзәтчелек чаралар үткәргәндә, җир күзәтчелеге бүлеге белгечләре 663 туфрак пробасы сайлап алган. Алар буенча 3489 агрохимик һәм химик-токсикологик тикшеренүләр уздырылган. Лаборатор анализлар вакытында 382 тикшеренүләрдә туфракның уңдырышлылыгының кимүе ачыкланган.

Нәтиҗәдә, кырларда туфракның сыйфатлы составының бозылуы турындагы материаллар буенча административ карарлар төзелгән. Җир законнарын бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе агрохимия һәм туфракларның уңдырышлылыгы өлкәсендә үткәрә торган дәүләт экспертизаларын һәм тикшеренүләрен Татар төбәкара ветеринария лабораториясе гамәлгә ашыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot