news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел манарасы ауган тарихи мәчетне яңартачаклар

Татарстанда узган ел манарасы ауган тарихи мәчетне яңартачаклар
Фото: © "Татар-информ"

Биектау районының Айбаш авылында XIX гасырда төзелгән мәчеткә реконструкция ясарга ниятлиләр. Ул төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты һәм республикадагы «татар» тибында төзелгән күп кенә мәчетләрнең прототибы булып тора. Аны реконструкцияләү проекты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты экспертизасын узган.

Үзәк урам, 42нче йорт адресы буенча урнашкан агач мәчет ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Биектау мөхтәсибәте милкендә. Ул беренче тапкыр 1858 елда төзелгән, аннары 1900 елда янгын чыгу сәбәпле яңадан сафка бастырылган. 1900-1920 елларда бинаны сүтеп яңадан торгызганнар, Аллаһ йортына Җәмигъ мәчете статусы бирелгән.

Узган ел көчле җил мәчетнең манарасын аударды – ул чагында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Аллаһ йортын яңадан торгызырга вәгъдә итте. Бинаны авария хәлендә дип таптылар.

Экспертлар проектны раслаганнан соң планлаштырылган эшләр буенча иҗтимагый тыңлаулар үткәреләчәк – алар 18 сентябрьгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100