Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган ел кече нефть компанияләре 7 миллион тонна нефть чыгарган
2017 елда кече нефть компанияләре салымның киметелгән ставкасы буенча 1 миллион 180 мең тонна нефть чыгарырга планлаштыра.
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 гыйнварда республиканың кече нефть предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Бу эшлекле очрашу Әлмәт шәһәрендә, "Татнефть" компаниясенең административ бинасында үткәрелде һәм Татарстанда кече нефть предприятиеләренең 2016 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычларына багышланды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов катнашты. Төп доклад белән "Нефтеконсорциум" компаниясе генераль директоры Фәнис Вәлиев чыкты.
Ростехнадзоның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экология иминлеге таләпләрен үтәү турындагы темага чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, кече нефть компанияләренең сәнәгать иминлеген тәэмин итү эшчәнлекләре рейтингы төзелгән. Бәяләү җиде күрсәткеч буенча башкарылган.
Борис Петров сүзләренчә, кече нефть компанияләренең бер өлеше (8 компания) "кызыл зона"да, анда ачыкланган кагыйдә бозулар сәнәгать иминлеге турында әйтергә ирек бирми.
Борис Петров шулай ук компанияләрнең лицензияләре булу-булмау, җиһазларның искерүе буенча төзелгән рейтингларны да тәкъдим итте.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнехановка 2016 елда бөтен кече нефть компанияләренең нефть чыгару буенча куелган бурычларны үтәүләре турында хәбәр иттеләр. 2015 ел белән чагыштырганда, алар нефть чыгару күләмен арттырган.
Моннан тыш, 2016 елда компанияләр 1 миллион 260 мең тонна нефтьне файдалы казылмалар табуга салынган салымның киметелгән ставкасы буенча чыгарган, шул исәптән югары үзле нефтьне - 1 миллион тонна. Нефть чыгару буенча куелган бурычны 14 процентка арттырганнар.
2017 елда кече нефть компанияләре салымның әлеге киметелгән ставкасы буенча 1 миллион 180 мең тонна нефть чыгарырга планлаштыра.
Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, республика территориясендә 2016 елда бөтен салымнар буенча 694 миллиард сум җыелган, алардан 66 проценты федераль бюджетка җибәрелгән. Бу күләмдә салым нефть компанияләренең салым бурычларын намуслы башкарулары хисабына җыелган, беренче чиратта - "Татнефть" компаниясе, дип билгеләде Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы. 2017 елга бурычлар турында ул искәрткәнчә, төп салым - табышка салым.
Нефть компанияләренең лицензия килешүләрен башкарулары турында "Приволжскнедр" җитәкчесе урынбасары Равил Мотыгуллин хәбәр итте. Росприроднадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фәрид Хәйретдинов кече нефть компанияләрен планлы тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча хәбәр иткәнчә, Россиядә 2016 елда 549 миллион тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару үсеше - 2,6 процентны тәшкил итә, бу 1991 елдан бирле иң зур рекордлы күрсәткеч. Бораулау күләме 11,8 процентка арткан.
Татарстан нефть сәнәгате күрсәткечләре ил буенча гомуми күрсәткечләрдән арткан. 2016 елда республикада 35 миллион 507 мең тонна нефть чыгарылган, үсеш - 4,5 процент. Шул исәптән "Татнефть" компаниясе өлешенә - 28 миллион 333 мең тонна (үсеш - 5,2 процент), кече нефть компанияләренә - 7 миллион 175 мең тонна (1,2 процент) туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз