news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел эш урыннарында 45 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

Татарстан Идел буе төбәкләре арасында үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары буенча антилидерлар өчлегеннән чыга алган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда эш урыннарында бәхетсезлек очраклары кимегән. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада министрлыклар һәм ведомстволар, күзәтү-контроль органнары, эш бирүчеләр, профсоюзлар һәм җирле үзидарәләр арасында бәхетсезлек очраклары буенча профилактика чараларын уздыру системасы җайга салынган.

“Нәтиҗәдә, 2016 елда хезмәт кую урынында үлем очракларын 25 процентка киметүгә ирештек. 2015 елда бәхетсезлек очрагына 60 кеше дучар булса, 2016 елда бу сан – 45. Шул рәвешле, без Идел буе төбәкләре арасында үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары буенча антилидерлар өчлегеннән чыга алдык”, – диде Эльмира Зарипова.

Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу уңайдан: “Татарстанда бәхетсезлек очраклары күбрәк төзелеш өлкәсендә була. Әлеге мәсьәлә һәр шимбә көнне Президент Рөстәм Миңнеханов белән уза торган киңәшмәдә күтәрелә. Бездә бу юнәлештә алга китеш бар, әмма ул гына аз”, – диде Илдар Халиков һәм алга таба тырышыбрак эшләргә өндәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100