Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган ел белән чагыштырганда фатир басулар саны кимегән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2024 елның беренче алты аенда төбәктә фатир басулар санының шактый кимүе күзәтелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Рифат Катипов матбугат конференциясендә шундый мәгълүмат китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гумиров.
2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда фатир басуга бәйле 79 очрак теркәлгән, шуларның 57се ачылган. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләрдән түбәнрәк, ул чагында шундый 129 җинаять теркәлгән булган.
«Фатир басу очракларының күбесе шәһәрләрдә (барлык очракларның 80 процентка якыны) теркәлә», - диде Рифат Катипов.
Быел фатир басулар саны буенча лидер – Казан шәһәре (24 шундый җинаять). Башка шәһәрләргә килгәндә, Чаллыда – алты, Яшел Үзәндә – биш, Әлмәттә һәм Кукмарада – дүртешәр, Түбән Камада өч фатир басу очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз