news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан

Республикада 2020 ел башыннан бирле аварияләр саны меңнән арткан, аларда 81 кеше һәлак булган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте.

«Ел башыннан бирле аварияләрдә 81 кеше үлгән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җиде кешегә күбрәк. 1 278 кеше тән җәрәхәте алган», - диде Александр Разумнов.

Ул юллардагы катлаулы хәл Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча күзәтелә, диде. Аварияләрнең төп сәбәбе булып, тизлекне арттыру тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100