news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, салым түләүләре күләме арткан

Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда салым түләүләре күләме 464 миллиард сум тәшкил иткән.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда салым түләүләре күләме 464 млрд сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, үсеш 26 процент дәрәҗәсендә.

Дәүләт бюджет фондларына иминият кертемнәре суммасының да үсеш динамикасы күзәтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Россия салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин хәбәр итте.

“Салым һәм иминият кертемнәрен җыюны нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан салым органнары гамәлдәге кануннар кысаларында барлык мөмкин булган ысуллардан файдалана. Бу кисәтүләр, бурычлылар хисап счетлары буенча операцияләрне туктатып тору, хисап счетларыннан бурычларны кайтарту, суд приставлары хезмәте аша башкарма производство ачу”, – дип белдерде Андрей Никиташин.

Искәртеп узабыз, республикада узган елда республика катнаш бюджетына салым бурычларын киметү буенча ведомствоара штаб-комиссия төзелде. Штаб эшчәнлеге салым бурычлары буенча барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә бөтен җаваплы идарә тармаклары һәм министрлыклар эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100