news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел 88 яңа матбугат чарасы теркәлгән

Кайбер матбугат чаралары интернетка "киткән", икенчеләре яңадан чыга башлаган

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда узган ел 88 яңа матбугат чарасы теркәлгән. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында аның җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте. Ул республиканың медиакырында булган үзгәрешләр белән таныштырды.

Хәзергә республикада 1039 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән булуы мәгълүм. Шулай ук 4 федераль каналның корпунктлары, 5 федераль басманың,берничә мәгълүмат агентлыгының төбәкләрдәге бүлекләре эшли.

Ел дәвамында 137 матбугат чарасы эшчәнлеген туктаткан. Аларның күпчелеге реклама һәм күңел ачу юнәлешендә эшләгән. Мисал өчен, “Из рук в руки” реклама басмасының тиражы 30 меңнән 5 меңгә кадәр төшкән. Шуның нәтиҗәсендә ул тулысынча интернетта таралуга күчерелгән.

“Татнефть” оешмасының 16 корпоратив басмасының сигезенә быелдан башлап язылып булмаячак. “Вечерние Челны” басмасы исә хәзер бушлай таратыла. Шул сәбәпле, аның тиражы 5 меңнән 50 меңгә кадәр арткан. Әмма басмага язылырга да мөмкин. Аның бәясе почта хезмәтләреннән гыйбарәт булачак.

Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, бер ел чыгудан туктап торганнан соң, быел “Деловой квартал” басмасы укучыларына кабат кайтты. Моннан тыш, узган ел Татарстан медиакырында “Казан” телерадиокомпаниясе нигезендә “Татарстан 24” телеканалы эшли башлавы хакында да әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100