news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел 838 миллион данә йомырка җитештерелгән

2016 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тере үлчәмдә 190,3 мең тонна кош ите җитештерелгән.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан кошчылыкны үстерү буенча Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә һәм Россия Федерациясенең 10 топ-субъектына керә. 2016 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тере үлчәмдә 190,3 мең тонна кош ите (2015 елга карата 107 процент) һәм 838,4 миллион данә йомырка җитештерелгән, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 
Кош ите җитештерү буенча төп үсеш "Чаллы-Бройлер" җаваплы чикле җәмгыятендә – 120,3 мең тонна (104 процент һәм "Барс" җитештерү компаниясе” җаваплыгы чикле җәмгыятендә – 55,4 мең тонна (104 процент) күзәтелә. Бу юнәлештә шулай ук Яшел Үзән районының "Залесный" агрофирмасы" җаваплыгы чикле җәмгыяте үзеннән зур өлеш кертте – 3,1 мең тонна күркә ите (193 процент) җитештерде, Лаеш районыннан "Рамай" фермер хуҗалыгы 1,3 мең тонна (119 процент) үрдәк ите җитештерде, Питрәч районының "Кощаково" җаваплыгы чикле җәмгыяте – 0,4 мең тонна (108 прцент) каз һәм үрдәк ите җитештерде.
 
"Лаеш кошчылык комплексы” җаваплыгы чикле җәмгыяте йомырка җитештерүне 128,7 миллион данәгә кадәр (115 процент) арттырды. Бөгелмә районының "Племпродукт" җаваплыгы чикле җәмгыятендә 150 баш кошка исәпләнгән ике племрепродуктор җитештерү мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. 2017 елда монда 40 миллион инкубация йомыркасын җитештерү күздә тотыла. "Кобб 500" кроссының инкубация йомыркасын 65 миллион данәгә җиткерү өчен 10 мәйданчык төзү планлаштырыла.
 
Җитештерү күрсәткечләрен арттыруга гамәлдәге кошчылык объектларын төзекләндерү һәм яңарту, кошларны ашату һәм тотуның инновацион технологияләрен үзләштерү, ресурсларны саклау чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешеп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100