Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган ел 33 бала туберкулез йоктырган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда 2022 елда утыздан артык бала туберкулез белән авырган. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры, республика Туберкулезга каршы диспансерның баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова сөйләде.
«Узган елда Татарстанда 972 кеше туберкулез йоктырган, шуларның 33е – бала. Татарстан Республикасында 57 кеше туберкулездан үлде», - диде ул.
Ел саен өч мең балада латент туберкулез инфекциясе ачыклана, дип өстәде Рәмзия Фатыйхова.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина сүзләренчә, 14 яшькә кадәр 26 бала һәм 7 яшүсмер бу чир белән авырган.
Моннан тыш, узган ел өч меңгә якын бала туберкулезга тест узмаган. Алар Манту яки Диаскинтест ясатмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз