news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел 25 авыл җирлеге җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылган

Җаваплылыкка тартылучылар арасында 16 мәгариф хезмәткәре дә бар.

Татарстанда узган ел 25 авыл җирлеге җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылган
Султан Исхаков

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Рәдис Хисмәтуллин). Татарстанда 2017 елда коррупциягә каршы көрәш кысаларында 531 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 370 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Бу хакта ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Салават Рәхимов “Татар-информ”да матбугат конференциясендә белдерде.

Түбән Кама районында хокук бозу очраклары 2 тапкырга арткан, ә Апас районында, киресенчә, вазгыятьнең яхшыруы күзәтелә, диде ул.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда 70 муниципаль хезмәткәр, коррупциядә гаепләнеп, җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 25е – авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, 16сы - мәгариф учреждениесе хезмәткәре, 11е - муниципаль учреждение хезмәткәре.

Декларациядә дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат биргән 9 җаваплы җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100