news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган ел 2,5 меңнән артык икътисади җинаять очрагы ачыкланган

Ришвәтчелектән килгән зыян суммасы 3,5 миллиард сумны тәшкил итә, дип хәбәр итә икътисади җинаятьләргә каршы көрәшүчеләр.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 2017 елда икътисад өлкәсендә 2 574 җинаять кылынган. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәшү идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте. 16 март – Россиядә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көне. Әлеге хезмәтнең 81 еллык тарихы бар.

“2017 елда Татарстанның хокук саклаучылары тарафыннан икътисади өлкәдә 2 574 җинаять ачыкланды. Шуның 1 500 очрагы авыр җинаятьләрдән санала. 595 җинаять аеруча күләмле. Бүгенге көндә килгән зыян суммасы 3,5 миллиард сумны тәшкил итә. Шулай ук 2017 елның 12 ае дәвамында дәүләт хакимияте һәм дәүләт хезмәтенә карата 431 җинаять эше кылынганы билгеле. Коммерцияле 387 вазифаи җинаять эше тикшерелде, шуның 270е судка җибәрелде. Ришвәтнең уртача күләме – 70-80 мең сум тирәсе. Әмма бу – минималь 5-15 мең сум күләмле ришвәтләргә күз йомабыз дигән сүз түгел”, – диде идарә башлыгы.

Илдар Сафиуллин шулай ук ришвәтчелекнең 149 факты теркәлүен, 76 тапкыр ришвәт бирү һәм 73 тапкыр ришвәт алу фактлары ачыклануын атап үтте. Аның сүзләренчә, ришвәтчелек гамәле өчен 148 кеше тоткарланган, шуның 95е җинаять җаваплылыгына тартылган. 

Агымдагы елда ришвәтчелекнең 22 факты ачыкланган. Ришвәт алуның – 12, ә ришвәт бирү һәм арадашчылыкның 10 очрагы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100