news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган атнада респиратор вируслы инфекция авыруының 18 636 очрагы теркәлгән

Бу – эпидемия чиге күрсәткеченнән 16,9 процентка кимрәк.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 26-31 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында кешеләр кискен респиратор вируслы инфекциясен (ОРВИ) йоктырган 18 мең 636 очрак теркәлгән. Алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 4,4 процентка кимрәк, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Бу эпидемия чиге күрсәткеченнән 16,9 процентка кимрәк.

Бер атнада кискен эчәк инфекциясе авыруларының 206 очрагы теркәлгән. Бу – узган атна белән чагыштырганда, 2,6 тапкырга әзрәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot