news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән

12нән 18 февральгә кадәр республикада 18 мең 30 авыручы кеше теркәлгән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда узган атнада ОРВИ белән авыручылар артуы дәвам иткән. 12нән 18 февральгә кадәр 18 мең 30 авыручы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр дә республикада ОРВИ белән авыручылар саны артуы теркәлгән булган. 5нән 12 февральгә кадәр мең кешегә артып, атна эчендә яңа авыручылар саны 17 мең 562 кешене тәшкил иткән.

Ә 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр авыручылар саны 1,5 мең кешегә арткан.

Авыручылар саны артуга карамастан, бүгенге көндә Татарстан халкы арасында авыру дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан 22,6 процентка түбән, дип аңлатма бирә ведомство хезмәткәрләре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100