news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган атнада экология өлкәсендә 551 хокук бозу очрагы ачыкланган

470 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 551 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
470 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган.
9 эпизод – җирне рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 8 очракта хокук бозучылар балык тоту кагыйдәләрен, 33 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 15 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100